Казанда "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының "Уенны башла" I Бөтенроссия конкурсы финалы узды. Россиянең 59 төбәгеннән 300 гә якын компьютер уеннарын әзерләүче монда үз проектларын жюри хөкеменә тәкъдим итте.
Проектларның әзерлек дәрәҗәсе аерыла, әмма нигездә бу финанслауны таләп итә торган стартаплар. Җиңүчеләр өчен премияләр каралмаса да, җитештерүчеләрнең инвесторлар табуга өмете зур. Бүләкләргә килгәндә, финалистлар остазлардан өйрәнү , бушлай стажировкалар, шулай ук Россиянең төрле регионнары буенча сәяхәт кылу мөмкинлеге ала.