Татарстанда «Тоталь диктант»та катнашу өчен теркәлү башланды. Акция 8 апрельдә 1 меңнән артык мәйданчыкта узачак, шуларның 200ләбе Казанда - китапханәләрдә, югары уку йортларында, мәдәни үзәкләрдә, музейларда һәм башка урыннарда урнашачак. Аларның 50 се барлык теләүчеләр өчен ачык булачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Быел Казанда «Тоталь диктант»ны уздыруның төп мәйданчыклары - А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, ТР Милли китапханәсе һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты. Текстны актерлар, җырчылар, блогерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре тәкъдим итәчәк.
Диктант язу өчен, сылтама буенча теркәлергә кирәк.