Укучыларга мәктәптә телефоннан файдаланырга мөмкинме? Казан прокуратурасы аңлатмасы.

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Мәгариф турында Федераль канунда укучылар белем бирү оешмасында гаджетлардан файдалана  ала яки алмый  дип язылган нигезләмәләр юк. Башка сүзләр белән әйткәндә, нинди дә булса чикләүләр каралмаган.

Әмма СанПиНу га мөрәҗәгать итсәк, белем бирү максатлары өчен мобиль телефоннар һәм башка гаджетлар куллану каралмаган. Ягъни, дәрестә укытучы һәм укучы мобиль элемтә чараларыннан файдаланырга тиеш түгел.

Төрле видеоматериаллар яки документлар демонстрациясенә ихтыяҗ бар икән, интерактив такталар, сенсор экраннар, компьютерлар, ноутбуклар, планшетлар куллану рөхсәт ителә. Дәресләр арасындагы  тәнәфесләрдә укучылар ата-аналарына шалтыратырга яки, төрле гаджетлар кулланып, алар өчен кирәкле мәгълүматны табарга алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International