Яр Чаллы педагогика көллияте базасында Татарстан Республикасында “Профессионаллар” һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатының икенче этабы узды. Ярышлар «График дизайн. Юниорлар" һәм "Мәктәптә музыка укыту. Юниорлар"комптенөиясе буена узды. Һәр компетенциядә Арча, Әлмәт, Лениногорск, Яр Чаллы, Нурлат шәһәрләреннән 6 конкурсант катнашты. Чемпионат дәвамында конкурсантлар һөнәри компетенцияләргә ия булу күнекмәләрен күрсәттеләр, дуслар, фикердәшләр таптылар.
«График дизайн. “Юниорлар” компетенциясендә Карина Шәйхетдинова җиңүче , Данил Шишков һәм Ландыш Ганиева призерлар булдылар .
«Мәктәптә музыка укыту. Юниорлар" компетенциясендә иң яхшы дип Эльвина Нематова табылды, икенче урынны Полина Гаус, өченче урынны Тамила Елистратова алды.