Чаллы укучылары финанс белемен өйрәнә

2023 елның 31 марты, җомга

"Уңыш территориясе" балалар һәм яшүсмерләр өчен бизнес-мәктәптә марттан ноябрьгә кадәр 14 яшьтән 17 яшькә кадәр 30 укучы   финанс белеме программасы буенча бушлай белем алачак.30 бала бизнес-уеннар, лекцияләр, тренинглар, эшмәкәрләр белән очрашулар һәм предприятиеләргә экскурсияләр форматында түләүсез белем ала. «Яшүсмерләрнең финанс белеме» проекты граждан җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Программада катнашучылар үзләренең финанс максатларын формалаштыра, финанс куркынычсызлыгы, финанс базарлары, фонд базарлары, инвестицияләр һәм салым салу кагыйдәләре турында белә алачак, шулай ук яхшы һәм начар займ арасындагы аерманы, нәтиҗәдә үз һәм гаилә бюджетларын анализлый һәм планлаштыра алачак.Проект җитәкчесе Оксана Самарцева билгеләп үткәнчә, бүген яшьләр өчен финанс белеме үсеше төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә хуплана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International