Ел саен «Россия эше» кадрлар үзәге язгы-җәйге чорда «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Закон һәм «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасы кысаларында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра. Әйтик, 2022 елда 2,8 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент вакытлыча эшкә урнаштырылган.
Кадрлар үзәге үсмерләргә аена 2 250 сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә. Программаны гамәлгә ашыруга 18,6 млн сумнан артык акча бүленгән, шуларның 13,7 млн сумы – җирле бюджеттан яшүсмерләрнең хезмәт хакына һәм 5 млн сумы республика бюджетыннан. Әгәр укучы яки студент көне буе эшләсә, аның хезмәт хакы 21 мең сумнан артык тәшкил итәчәк.