КХРның Казандагы Генераль консуллыгы апрель ахырында Кытай телен өйрәнүче мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бәйрәм үткәрергә планлаштыра."Без чараны 20 апрельдә, Халыкара кытай теле көнендә үткәрергә телибез, бәлки, һава торышына карап, датаны күчерербез. Без кытай җырлары һәм биюләре белән концерт оештырырга уйлыйбыз, Кытай теле темасын пропагандалау өчен, үзебезнең ил турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белүләрен телибез ", - дип билгеләде Кытай генераль консулы Сян Бо.
Сян Бо Кытай телен өйрәнүче мәктәп укучылары һәм студентлар өчен махсус чакырулар җибәреләчәк, дип өстәде. Моның өчен алар Казанның профильле уку йортлары белән элемтәгә керәчәкләр.