Милли агрегирланган рейтинг нигезендә Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты Россия югары уку йортларының Премьер-лигасына керделәр. Югары белемне бәйсез бәяләү агрегаты бишенче ел рәттән алдынгыларны бастыра.
Рейтинг күзлегенә 686 вуз эләккән, алар 10 лигага бүленгән. Премьер-лигада барлыгы 36 югары белем бирү оешмасы, шул исәптән 21 фәнни-тикшеренү университеты, 7 федераль һәм 3 терәк университеты. КФУ һәм КДМУ 12дән 8 предмет рейтингы буенча максималь позицияләр алдылар. Исемлектә Татарстанның тагын 18 югары уку йортын күрергә мөмкин. Мәсәлән, беренче лигага (топ-100) Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ, КНИТУ, икенче (топ-200) - КДЭУ, КазГИК, Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе керде.