Педагог һәм остаз елында Россия педвузларында 35,5 мең бюджет урыны ачылачак

2023 елның 1 апреле, шимбә

Россиядә Педагогика югары уку йортларында педагог һәм остаз елында бюджет урыннары саны 35,5 мең тәшкил итәчәк, ә барлык югары уку йортларында бюджет нигезендә 75,5 мең кеше укый алачак. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева "Россия бүген" халыкара мультимедиа матбугат үзәгендә матбугат конференциясе барышында, "Укытучы булу модада" темасы буенча узган чарада хәбәр итте.. Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева билгеләп үткәнчә, Россия педуниверситетларында педагог һәм остаз елында бюджет урыннары саны артачак. Шулай ук, ул  яңа төбәкләрнең Россия мәгариф киңлегенә актив интеграцияләнүе турында сөйләде.

Татьяна Васильева илдә яңа мәктәпләр төзү буенча масштаблы программа дәвам итә, дип өстәде. Шул ук вакытта мәктәпләр заманча җиһазлар белән җиһазландырыла, ә укытуда яңа технологияләр һәм инновацион ысуллар кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International