22 март көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Утырышта коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча ТР Раиса идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Римма Гыйльмиева, Мәгариф хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Илдар Яруллин, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты башлыгы урынбасары Ренат Хөснетдинов, КФУның салым салуның икътисадый куркынычсызлык кафедрасы мөдире Айдар Туфетулов һәм башкалар катнашты.