Педагог һәм остаз елында Арчада психологик-педагогик сыйныфлар ачылды

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Педагог һәм остаз елында Арчаның 6 нчы урта мәктәбендә өч психологик-педагогик сыйныф ачтылар.Безнең илдә өзлексез педагогик белем бирү системасын булдыру, аның нигезендә булачак педагогларны профильле әзерләү  - барлык сыйныфларны бер мөһим миссия берләштерә . Психолог-педагогик сыйныфлар кысаларында уку елы дәвамында укучылар үзләрен педагоглар ролендә сыныйлар, төрле темаларга сыйныф сәгатьләре оештыралар, волонтёр эшчәнлегендә катнашалар, экскурсияләргә, концертларга һәм походларга йөриләр.

5нче балалар бакчасы, мәктәп һәм Арча педагогика көллиятендә дәресләр үткәргәндә тыгыз бәйләнеш алып барыла . Актив һәм иҗади  укучылар патриотик акцияләрдә катнашалар, үзидарә көннәре кысаларында дәресләр үткәрәләр, волонтерлар һәм спорт чараларында, педагогик профиль сменаларында катнашалар, Арча педагогика көллияте студентлары белән хезмәттәшлек итәләр. Психология-педагогика сыйныфларында даими рәвештә Арча районындагы әдәбият һәм сәнгать музее, "Әлифба" музее, "Казан арты" музейларында булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International