Педагог һәм остаз елында Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2023 елның 23 мартыннан 30 мартына кадәр «Мой выбор. Мы в завтра выбрали дорогу» профиль сменасы үтте, ул укучыларны, педагогларны һәм ата-аналарны профильле психологик-педагогик сыйныфлар эшчәнлегенә берләштерде. Булачак һөнәр осталыгына өйрәткән мавыктыргыч остаханәләр әзерләнде. Укучылар кулинария, спорт ориентлашуы, психология, инглиз телен өйрәнү, бию буенча белемнәрен тирәнәйттеләр.Уздырыла торган барлык мастер-классларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә кирәк. Укулар теория белән генә чикләнмәде, балалар барлык белемнәрне практикада сынап карадылар, ә соңыннан педагоглар белән бергә әзер эшләрне тикшерделәр.