Россия Президенты Владимир Путин указлары белән билгеләнгән «Возможности для реализации и развития талантов» илкүләм максатының барлык күрсәткечләре үтәлде. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Россия Мәгариф министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлегенә һәм 2023 елга бурычларына багышланган йомгаклау коллегиясендә белдерде.
Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында 900 мәктәп сафка кертелгән, ә 2022/23 уку елы башына, статистика мәгълүматлары буенча, өченче смена тулысынча бетерелгән. "Демография" илкүләм проекты кысаларында Россиядә күләме 233,6 мең урын булган 1600 тирәсе балалар бакчасы төзелгән инде.
"2023 елның 1 гыйнварына 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 98% тан артык тәшкил итте, 3-7 яшьлек балалар өчен - 100% - 99,6%. Без моның белән генә тукталмыйбыз һәм балалар бакчалары төзүне дәвам итәбез", - диде Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.