Россиядә мәктәп укучыларының инженерлык белеме белән кызыксынуын үстерүгә юнәлдерелгән программа эшли башлаячак

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, укучыларның инженерлык белеме белән кызыксынуын үстерүгә юнәлтелгән программа булдыру эшен тәмамлый. Тиешле күрсәтмәне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап барышында бирде. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының 2022 елдагы эшчәнлегенә һәм 2023 елга бурычларына багышланган йомгаклау коллегиясендә Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов аңлатканча, укучыларда инженер белеменә кызыксыну үсеше өчен уртак программа әзерләнеп бетә.

Үз чиратында, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков программаны гамәлгә ашырганда "системалы һәм эзлекле рәвештә эшләргә кирәк" дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International