Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә «Рисуем Победу»патриотик акциясе уза

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Россиядә унберенче тапкыр «Рисуем Победу»балалар-яшүсмерләр патриотик акциясе - илнең һәм БДБ дәүләтләренең барлык төбәкләрен колачлаган халык проекты үткәрелә. Акция кысаларында балалар рәсем ясарга, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында туганнарының һәм якыннарының язмышы турында сөйләүче кыска  эссе язарга тиеш.

Яңа сезонда ике традицион номинация буенча эш кабул итү дәвам итә: «Балалар сәнгать иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать» һәм «Методик эшләнмәләр». Акциянең конкурс палитрасы быел яңа номинацияләр белән тулыланды: «Бөек Җиңү варислары» һәм «Җиңүне ясыйбыз: безнең тәҗрибә». Аларның беренчесе Россия армиясенең батырлыгына багышланган, икенчесе үз мәйданчыгын оештыру тәҗрибәсе яки акция кысаларында чаралар тәкъдим итәчәк белгечләргә исәпләнгән.

Эшләрне дистанцион форматта акциянең рәсми сайтында 2023 елның 1 маена кадәр кертергә мөмкин. “Рисуем Победу- 2023” акциясенә 9 майда, Җиңү көнендә йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International