Татарстан укучылары тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булдылар

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды. Олимпиаданы ябу тантанасында 26 җиңүче һәм 127 призерның исемнәрен игълан иттеләр.

Финал ярышлары Россиянең 74 субъектыннан һәм «Сириус» федераль территориясеннән 314 8-11 сыйныф укучыларын берләштерде. Иң яхшы нәтиҗәләрне Мәскәү һәм Вологда өлкәләре, Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Мәскәү һәм Санкт-Петербург командалары күрсәтте.

Йомгаклау этабы беренче тапкыр Псков дәүләт университеты базасында узды һәм бер телдән һәм ике язма турны  эченә алды. Беренче язма турда катнашучылар жюрига үзләре язган  эссе  һәм тикшеренү проектларын тәкъдим иттеләр. Икенче турга илебез тарихыннан һәм гомуми тарихтан берничә бирем керде, алар иҗади характерда иде.

Тарих буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләрен тарих буенча олимпиаданың йомгаклау этабы сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International