Финанс куркынычсызлыгы буенча III Халыкара олимпиада 15 илнең мәктәп укучыларын һәм студентларын берләштерәчәк

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

1 апрельдә «Сириус» белем бирү үзәгенең онлайн-платформасында финанс куркынычсызлыгы буенча III Халыкара олимпиаданың чакыру этабы башланды. Анда мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала. Чакыру этабы 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел Олимпиадада 15 ил вәкиле катнаша: Россия, Белоруссия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Бразилия, Иран, Намибия, Пакистан.

Олимпиаданың төп призы - I дәрәҗәдәге Олимпиада ташламалары нигезендә вузга, магистратурага яки аспирантурага профильле юнәлешләргә укырга  кергәндә ташламалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International