3 апрельдә Иннополис мәктәбе базасында «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру буенча методик тәкъдимнәр» республика семинары узды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзщлия Закирова чыгыш ясады. Семинар эшендә федераль эксперт, «Просвещение-Союз» нәшриятының әйдәп баручы методисты, Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгы уздыру буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Координацион советның эш төркеме әгъзасы, Россия Федерациясе гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре Оксана Скоролупова катнашты. Семинарда ике йөздән артык белгеч, мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы методистлар һәм мәктәпкәчә мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Семинар эшенә Казан педагогика көллияте, Мәгарифне үстерү институты, Чаллы педагогика университеты, Казан федераль университеты хезмәткәрләре җәлеп ителде.