Алабуга укучылары язгы каникулны файдалы итеп үткәрделәр

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Язгы каникул көннәрендә, 27 марттан 31 мартка кадәр, академик К.Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты базасында “Мәгариф” илкүләм  проекты эгидасы астында “Һәр баланың уңышы” федераль проекты буенча ачылган 2-7 нче сыйныф укучылары өчен күңел ачу-белем бирү интенсивлары узды: “Мульстудия”, “Арт дизайн мәктәбе”.

Каникул  дәвамында "Мульт-студия" укучылары үзләренең уникаль мультфильмын булдыру белән шөгыльләнделәр, балалар геройларны ясадылар, сюжет уйлап таптылар, һәр кадрны төшереп алдылар һәм монтажладылар, дәресләрне тематик уеннар белән баеттылар. Цифрлы технологияләрне кулланып,  график планшетлар ярдәмендә "күк йөзенең 4 халәте" темасы буенча үз эшләрен ясадылар. Шулай ук алар арт-объектларның нинди булуын һәм нинди материалдан эшләнүен белделәр.

Аннары  балалар интенсив перспективаның нәрсә икәнен өйрәнделәр. Гадәти булмаган һәм аз билгеле һөнәрләрне ачыклап, биремнәргә керешкәннәр. Балалар һөнәр буенча арт-объект төзеделәр, аннары үз проектларын тәкъдир иттеләр.

Академик К.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты КФУның Алабуга институты каршындагы өстәмә белем бирү үзәге булып тора, әлеге проектны тормышка ашыру балаларның күңелен ачарга, яңача укытырга, талантларны ачарга һәм вакытны файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International