Казанда иң яхшы лектор исеменә конкурсларның ярымфиналы узды

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

30 марттан 3 апрельгә кадәр Казанда Россия "Знание" җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Лига лекторов" һәм "Школьная  Лига лекторов" конкурсларының ярымфинал этабы узды. Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән килгән иң яхшы лектор исеменә 59 өлкән һәм 17 яшь претендент Казан федераль университеты мәйданчыгында “Знание” җәмгыяте студиясендә чыгыш ясадылар. Финалга чыгучыларның исемнәрен апрель ахырында игълан итәчәкләр.

Ярымфиналга Уфа, Саратов, Иннополис, Киров, Чабаксар, Ульяновск, Волжск, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән лекторлар килде. Алар тыңлаучыларны психологиянең кызыклы аспектлары, уңышлы бизнес төзү законнары, социаль проект өчен ресурслар табу ысуллары белән таныштырдылар. Бөтен дөньяга таныш  рус язучылары һәм шагыйрьләренең даны  турында искә төшерделәр. Аларның чыгышларыннан соң тамашачылар катнашучыларга бәя куйдылар, ә ярымфинал нәтиҗәләре апрельдә билгеле булачак. 76 конкурсант чыгышы 4 көнгә бүленгән һәм төркемләп төрле юнәлешләр буенча үтәчәк. Онлайн-трансляция һәм ярымфиналистлар чыгышларының барлык язмаларын "Знание" Россия җәмгыятенең "ВКонтакте" https://vk.com/znanie_pfo социаль челтәрендә, шулай ук  "Школьная  Лига лекторов" https://www.znanierussia.ru/ligalektorov һәм " Школьная  Лига лекторов" проекты https://shkolnayaligalektov.znaniersia.ru/. Сайтларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International