Дәүләт Думасы бертавыштан абитуриентларның максатчан укуга тигез керүе турында закон проектын кабул итте

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Россиядә максатчан кабул итү һәм укыту механизмын камилләштерәләр. Бу темага закон проектын Дәүләт Думасы бертавыштан икенче укылышта кабул итте.

Документ эш бирүчеләрнең гаризалары ачык рәвештә урнаштырылачак бердәм белем бирү платформасын булдыруны күздә тота. Алар нигезендә бюджет урыннары саны һәм максатчан укытуга квоталар формалашачак

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин ассызыклаганча, ахыргы кабул ителгән очракта 2024 елның 1 маеннан үз көченә керәчәк закон проекты максатчан укытуның үтә күренмәле процедурасын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мондый закон кабул ителгәнлектән, максатчан уку турындагы шартнамәдә уку чорында студентка ярдәм итү, торак бирү, алга таба эшкә урнашу чаралары язылачак. Бу максатчан уку заказчысы йөкләмәләре булачак. Максатчан укыган студентка  эшкә беренче урын гарантияләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International