«Тоталь диктант» мәйданчыкларының берсе Казан Кремлендә булачак

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

8 апрель көнне Казан Кремлендә "Тотальный диктант" халыкара агарту акциясен уздыру мәйданчыкларының берсе булачак. Чарадан соң теләүчеләр өчен ТР башкаласының Музей комплексында «Казан гасыр аша» күргәзмәсе буенча экскурсия оештырыла.

"Тоталь диктант" 4 нче подъездның беренче аудиториясендә үткәрәчәк. Башлана 14:00 сәгатьтә. Акциядә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, булачак диктант текстының авторы язучы, журналист, "Зур китап", "Милли бестселлер"  Василий Авченко.

Узган ел акциядә 5,5 меңнән артык казанлы катнашты, Казанда 200 гә якын мәйданчык эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International