СВО катнашучылары өчен югары уку йортларында әзерлек бүлекләре ачарга тәкъдим иттеләр

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

"Бердәм Россия" махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен югары уку йортларында әзерлек бүлекләрен торгызырга тәкъдим итә. Бу хакта журналистларга Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты рәисе урынбасары Александр Мажуга белдерде. Парламентарий белем бирүнең һичшиксез түләүсез булырга тиешлегенә, ә югары уку йортына әзерлек факультетларыннан соң укырга керүнең ташламалы булуына игътибарны юнәлтте.

Мажуга искәрткәнчә, агымдагы елда СВО катнашучыларга һәм аларның балаларына югары уку йортларына кергәндә һәрьяклап ярдәм күрсәтеләчәк. Кабул ителгән закон махсус операциядә катнашучылар өчен махсус квотаны күздә тота, ул бюджет урыннарының гомуми санының 10% ын тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы каравында армиядә хезмәт итүчеләр өчен өстәмә баллар бүлеп бирү турындагы закон проекты да бар. Закон чыгару инициативасы беренче укылышта каралды. Хәзер депутатлар аңа кергән төзәтмәләрне карыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International