Бүген, 5 апрельдә, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин энергия нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча Татарстан Хөкүмәте утырышын уздырды. Чара энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында«Казан Экспо»да узды. Анда РФ энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республикада икътисадның энергия нәтиҗәлелеген арттыру, энергетиканы үстерү һәм импортны алыштыру буенча зур эш алып барыла. «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәте утырышы кысаларында Алексей Песошин Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда актив катнашканы һәм 2022 ел йомгаклары буенча энергияне сак тотуның иң яхшы күрсәткечләренә ирешүе өчен диплом тапшырды.