Санлы интернет-мохите тормышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелә, күп процессларны җиңеләйтә. "Саннар " тормышның һәм белем бирүнең аерылгысыз өлешенә әверееп бара.
4 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасының гомуми белем бирү системасында санлы мәгариф мохите: бурычлар һәм чишү юллары» темасы буенча коллегиясе булды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм мәгариф процессларын цифрлаштыру проектларын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясады. Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы, Казан шәһәре Вахитов районының «51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ директоры Хаҗиев Рөстәм Айрат улы, «Иннополис университеты» югары һөнәри белем бирү автономияле коммерцияле булмаган оешманың махсуслаштырылган IT-әзерлек үзәге җитәкчесе Гусева Юлия Мөнәвир кызы, «Цифровое образования» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры. Акопов Рубен Эрнестович доклад белән чыктылар.,
Агымдагы елга Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм оешмалары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары белән цифрлы белем бирү тирәлеген камилләштерү буенча уртак эшне дәвам итү планлаштырыла