Чистайда «Балачак йолдызлары» конкурсының республика этабы узды

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар оешмаларында тәрбияләнүче 58  бала , традиция буенча, «Балачак йолдызлары» иҗат конкурсының төбәк сайлап алу этабында катнашу өчен, Чистай шәһәренә килделәр. Чара Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.

 Катнашучыларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге башлыгы Венера Васильева, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова, Чистай районының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Светлана Сударкина сәламләде.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды һәм  алар безнең төбәкне агымдагы елның сентябрендә Уфа шәһәрендә «Вернуть детство» округ фестивалендә тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International