Россиядә махсус операцияләрдә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен бушлай өстәмә һөнәри белем бирү программасы төзиләр. Бу юнәлештә эш инде алып барыла, дип белдерде бүген РФ Премьер-министры Михаил Мишустин.
"Хезмәт министрлыгы тарафыннан карар проекты кертелде, ул, аерым алганда, аерым категориядәге гражданнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны да кертеп, һөнәри өйрәтүне җайга сала торган Хөкүмәт карарларына үзгәрешләр кертүне күздә тота", - дип аңлатты Премьер Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда.
Бу үзгәрешләр, дип ачыклык кертте ул, мәшгульлеккә ярдәм итү программасына һәм "Демография" илкүләм проектына кагылачак. Өстәмә һөнәри белем алуны бушлай, шул ук вакытта һәлак булганнарның гаилә әгъзалары да алачак.