Валерий Фальков: «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проектында катнашучы югары уку йортларына икътисадның реаль секторы бурычларын хәл итүгә активрак керешергә кирәк булачак

2023 елның 8 апреле, шимбә

РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков эш визиты белән Татарстан Республикасына килде. Чаллыда ул Казан федераль университеты (КФУ) базасында төзелгән һәм «КАМАЗ» ГАҖ белән берлектә гамәлгә ашырыла торган алдынгы инженерлык мәктәбе мәйданчыгында булды, шулай ук «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча семинар-киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады.

Панель дискуссиясендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, фән һәм югары белем комитеты рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Кабышев, шулай ук Россия югары уку йортлары ректорлары, алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре һәм командалары катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов регионнарны үстерү өчен фән, югары белем бирү һәм индустриаль партнерлар кооперациясенең әһәмиятен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International