Бүген татарстанлылар «Тотальный диктант» Халыкара акциясендә катнаша

2023 елның 8 апреле, шимбә

 Бүген, 8 апрельдә Татарстанда 1 000 артык мәйданчыкта диктант язачаклар, Казанда  200 дән артык мәйданчык китапханәләр, вузлар, мәдәни үзәкләр, музейлар һәм башка урыннарда оештырылачак, аларның 50дән артыгы теләге булган һәркем өчен ачык булачак.

Диктант авторы Ерак Көнчыгыштан язучы һәм журналист Василий Авченко. Үзенең текстын ул рус сәяхәтчесе, язучы, Ерак Көнчыгыш тикшеренүчесе Владимир Арсеньевка багышлаган. 2023 елда Казан шәһәренең төп мәйданчыклары: А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм К(П)ФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты . Шулай ук эре мәйданчыклар арасына «МЕГА» сәүдә үзәге, «Татмедиа» АҖ һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе керә. Казан мәйданчыгынадиктанты укырга  танылган медиа шәхесләре: актерлар, җырчылар, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук журналистлар һәм радио алып баручылар чакырыла. Диктантны әйдәп баручы эксперт-филологлар тикшерәчәк. Эксперт советына Рус милли-мәдәни берләшмәсе әгъзалары, рус теле укытучылары, мөгаллимнәр һәм филологлар керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International