Информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында Татарстан командасы икенче урынны алды

2023 елның 8 апреле, шимбә

  1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Төмәндә информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Йомгаклау этабында Россиянең 78 төбәгеннән 349укучы  катнашты. Олимпиадада Татарстан Республикасыннан Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Бөгелмәдән 30 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча безнең укучылар, җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча икенче гомумкоманда урынын алдылар, өч җиңүче һәм 14 призер! Җиңүчеләр - Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының тугызынчы сыйныф укучылары Гимран Абдуллин, Азат Сафиуллин һәм КФУ ның Лобачевский ис. лицееның унберенче сыйныф укучысы Валерий Родионов.  Тагын 14 призер. Мондый уңышларга балалар үзләренең укытучылары - Михайлин Сергей Иванович, Сафиулин Илшат Ирек улы, Ефремов Руслан Сергеевич, Бадагиева Елена Зәйнетдинов, Латыйпов Илдар Ирек улы, Адыгамов Ильяс Шамил улы, Аитов Руслан Рәшит улынан башка ирешмәс иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International