Казан федераль университетында КФУ җитәкчесе Ленар Сафин рәислегендә Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлары Советы утырышы узды. Чарада Валерий Фальков катнашты. Ведомство башлыгының рәсми визиты Татарстанда алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәләр уздыру кысаларында узды.
Утырышта шулай ук министр урынбасары Айрат Гатиятов, Татарстан Республикасы Раисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Югары уку йортларында булачак кабул итү кампаниясенә кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар.
Ленар Сафин Казан университетында әлеге процедураны үткәрүнең үзенчәлекләре турында сөйләде.РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, кабул итү кампаниясе, КЦПны бүлү күзлегеннән караганда, уникаль булып тора - вузларның хәзер бюджет урыннарын яңадан бүлүгә гариза бирү мөмкинлеге бар. Элек, Валерий Фальков сүзләренчә, моны эшләргә ярамый иде.
Ул хәбәр иткәнчә, министрлык «Приоритет 2030» һәм ПИШ стратегик проектларында катнашучылар санын киңәйтергә, дәүләт программалары күрсәткечләрен күбрәк югары уку йортлары өчен ачык итәргә планлаштыра. Утырыш ахырында Валерий Фальков тантаналы рәвештә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһановка фәннәр докторы дипломын тапшырды. Ул докторлык диссертациясен уңышлы яклады һәм аңа икътисад фәннәре докторының гыйльми дәрәҗәсе бирелде.