Космос турындагы сорауларга җаваплар: космонавтика көне уңаеннан марафон

2023 елның 8 апреле, шимбә

12 апрельдә, космонавтика көне уңаеннан,  “ Знание” Россия  җәмгыяте "Роскосмос" дәүләт корпорациясе белән партнерлыкта "Ключ на старт" профориентация космик марафоны уздырачак.Быел марафонга«Знание»  Россия җәмгыятенең берничә региональ студиясе кушылачак. 11 шәһәрдә, шул исәптән Казанда, танылган галимнәр, уйлап табучылар һәм башка экспертлар чыгыш ясаячак,  алар Россия космик киңлекне үзләштерүдә уза торган фәнни ачышлар, казанышлар турында сөйләячәкләр.

 Казанда «Ключ на старт» марафоны программасы спутник навигациясе темаларына, экзопланет эзләү, галәмнең караңгы ягына, шулай ук Казан федераль университетының ерак космос объектларын тикшерүгә керткән өлешенә багышланачак. Спикерлар булып техник фәннәр докторы, КФУның Исәп-хисап математикасы институты директоры Дмитрий Чикрин,  физика-математика фәннәре докторы, Н.И. Лобачевский исемендәге ННГУ деканы Александр Малышев, физика-математика фәннәре кандидаты, чагыштырмалылык һәм гравитация кафедрасы ассистенты Дмитрий Грошев, физика-математика фәннәре докторы, КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Илфан Бикмаев чыгыш ясаячак. КФУның IT-лицее укучылары Камил Рәхмәтуллин, Камил Нәзиров һәм Антон Караваев иярченне ничек җыю турында сөйлиячәкләр.

Чараларны трансляцияләү "Знание" җәмгыятенең рәсми сайтында һәм аның ВКонтакте битендә мөмкин булачак.

Шулай ук Космонавтика көнен бәйрәм итү кысаларында “Знание” җәмгыяте 12-26 апрельдә тематик кинокүрсәтүләр үткәрәчәк.

КОНТАКТЛАР:  “Знание” Россия җәмгыяте,

Конюхова Елена:  79092622344

Гусева Анна:   79874576368

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International