БДИ-2023 тә рус һәм математика өчен өстәмә көннәр булачак

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Мәгариф министрлыгы һәм Рособрнадзор 2023 елда Бердәм дәүләт имтиханының төп чоры расписаниесенә рус теле һәм математикадан имтиханнар уздыру өчен өстәмә даталар өстәргә планлаштыралар. Яңа расписание турындагы боерык проекты челтәрдә бастырылган.

Рус телен 29 һәм 30 майда тапшырырга тәкъдим ителә. Башта планда бер генә дата - 29 май билгеләнгән иде. Ә база һәм профильле математиканы 1 һәм 2 июньдә тапшырырга мөмкин булачак. Моңа кадәр расписаниедә 1 июнь датасы гына иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International