Физика, физик культура, экология һәм хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы финаллары старт ала

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Физика, физик культура, экология һәм хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этаплары Санкт-Петербургта, Түбән Новгород өлкәсендә, Татарстан һәм Башкортстанда башлана.

9 апрельдә Санкт-Петербург физика буенча, ә Түбән Новгород өлкәсе - физик культура буенча  катнашучыларны каршы алачак. Җиде көн дәвамында балалар ярыш турлары узачак, алар өчен шулай ук мәдәни программа да  оештырылачак.

Ярыш турларыннан тыш, аларны Санкт-Петербург, аның мәдәни һәм инженерлык буенча  истәлекле урыннары белән танышу көтә. Олимпиада көндәлеген т сылтама буенча алып булачак.

Олимпиада көндәлеге Уфа фән һәм технологияләр университеты сайтында бастырылачак.  Олимпиаданың ачылу һәм ябылу тантаналары, шулай ук педагог һәм остаз елына багышланган чаралар беренче тапкыр туры эфирда трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International