Мәктәпләрдә гаилә дәресләре кертергә телиләр

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Дәүләт Думасында төзелгән махсус эшче төркем гаилә дәресләрен мәктәп программасына кертү белән шөгыльләнә башлады. Аерым дәрес кертү генә планлаштырылмый, гаилә тормышының әхлакый нигезләре башка гуманитар фәннәрнең дә бер өлеше булырга мөмкин.

Беренче булып мондый инициатива белән элеккеге балалар омбудсмены,  ә хәзер Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова чыгыш ясады. Аның фикеренчә, бу аерылышулар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк, аерылышуларның яртысы никахның беренче биш елында була. Кайбер төбәкләрдә гаилә дәресләре факультативлар буларак бар инде, дип билгеләп үтә Кузнецова. Аларда балаларга  гаилә кыйммәтләре турында сөйлиләр, гаиләдәге конфликтлы хәлләрне җиңәргә ярдәм итәләр, үзләрен һәм якыннарын яхшырак аңларга өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International