"Инклюзив мәктәп. Һәр баланың уңышы" форумы 18-19 апрельдә Грозныйда узачак. Аны Чечен республикасы хөкүмәте ярдәмендә Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) оештыра. Форумда катнашучылар игътибарының төп фокуслары инклюзив белем бирүнең өзлексез булуы, инвалид балалар белән эшләүгә юнәлдерелгән педагоглар әзерләү, шулай ук бу өлкәдә булган иң яхшы тәҗрибәләрне анализлау булачак.
"Инлюзиянең уңышлы компоненты өзлексез. Бүген без балалар бакчасыннан алып университетка кадәр төрле этапларда инклюзиянең җитлеккәнлеге дәрәҗәсендә сизелерлек өзеклекләр күзәтәбез", - диде АСИ "Тормыш сыйфаты" дивизионы директоры Александр Пироженко. Аның сүзләренә караганда, өзлексез эшләүгә кыска вакыт эчендә ирешергә мөмкин, илдә нәтиҗәле практикалар зур күләмдә тупланган, аларның күбесе "Смартека" платформасында урнаштырылган инде. Әмма параллель рәвештә әлеге тәҗрибәләрне гамәлгә кертә алырлык белгечләр әзерләү белән шөгыльләнергә кирәк. "Хәзер мондый профессиональ кадрлар җитми, шулай ук илнең иң яхшы тәҗрибәләрен исәпкә алып, профильле белгечләрне әзерләү программаларын яңарту кирәк", - дип өстәде Александр Пироженко.
Моннан тыш, "Инлюзив мәктәп өчен кадрлар" һәм "Социаль практикаларны бәяләү, шул исәптән инвалид һәм ОВЗ булган балалар белән эшләү өчен" түгәрәк өстәлләре узачак. Инлюзив культураны төзүдә һәм конфликтларны җайга салу буенча мастер-класслар, шулай ук " Аутизм махсус белем бирү ихтыяҗы буларак " дигән гамәли сессия үткәрү планлаштырылган.
Форум дәвамында иң яхшы инклюзив тәҗрибәләр күргәзмәсе эшләячәк. Катнашучыларга ОВЗлы балаларга адаптив белем бирү технологияләрен, аларны социальләштерү технологияләрен һәм киртәләрсез белем бирү мохите булдыру проектларын тәкъдим итәчәкләр.
Эшлекле программаның расписаниесе белән форум сайтында танышырга мөмкин.