Бүген вакытыннан алда тарих һәм химия буенча БДИ тапшыралар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

10 апрельдә тарих, химия буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла. Имтиханнар  ике пунктта уздырыла:  ППЭ № 5906 (Казанның 6 нчы гимназиясе), ПЭ № 2601 (Чаллы шәһәренең 37 нче мәктәбе) .Имтиханнарга 127 кеше катнаша,  алар  арасында 1 быелгы чыгарылыш укучысы,  101 узган елгы  чыгарылыш укучысы һәм  25 көллият студенты.

Тарих буенча БДИны 39 кеше тапшыра, химия буенча - 88 кеше.

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә белә алачак, БДИ катнашучылары барысы да - Рособрнадзорның "ГИА" бүлегендәге рәсми сайтында https://checkege.rustest.ru/ белә ала.

Имтиханны үткәрү тәртибен бозган өчен имтиханнан чыгарылган БДИ катнашучылары (телефоннар һәм башка җайланмалар, шпаргалкалар һәм башкалар), аларның нәтиҗәләре гамәлдән чыгарыла һәм  бу предмет буенча БДИны киләсе елда гына апшыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International