Татарстанда «Парклар маршы-2023» халыкара акциясенә старт бирелде

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Парклар маршы-2023» халыкара акциясенә старт бирелде. Быел ул "Табигать экосистемаларын торгызу .Җирнең чәчәк атуы" девизы астында уза.

Чара кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты биоресурслар буенча «Тыюлыклы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты һәм «Без дөньяны чистартабыз» экология десантлары конкурсларын оештыра.

Рәсем конкурсында 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Эшләр өч яшь категориясендә бәяләнәчәк: 1-4 сыйныф, 5-7 сыйныф һәм 9-11 сыйныф. Эш оригиналь булырга, атамасы һәм имзасы булырга, конкурсның күрсәтелгән тематикасына, 30х40 см үлчәменә (А3 форматы) туры килергә тиеш

Эшләр 10 апрельдән 19 майга кадәр кабул ителәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча ачыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International