Ратушада «Добрая Казань» инклюзив белем бирү өлкәсендәге педагоглар өчен беренче премиягә йомгак ясадылар. Финалга барлыгы 33 белгеч чыкты, һәр биш номинациянең һәркайсында бер җиңүчене сайладылар. Бүләк алучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров тәбрикләде.
«Добрая Казань» премиясе беренче мәртәбә тапшырыла. Ана 70тән артык гариза кергән. Конкурста 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге, 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге, 14 һәм 18 яшьтән өлкәнрәк балалар белән эшләүче белгечләр катнашты.
Финалга чыгучылар өчен иҗади коллективлар, ТРның атказанган артисты Роман Плеханов һәм ТР халык артисты Рөстәм Асаев чыгыш ясады. Шулай ук хәзер Ратушада "Папина любовь" фотокүргәзмәсе уза, сурәтләрдә Даун синдромы булган балалар һәм аларның әтиләре сурәтләнгән.
«Добрая Казань» премиясе белгечләргә булган тәҗрибәне гомумиләштерергә, яңа технологияләр һәм эш практикасын күрсәтергә, үз проектларын һәм идеяләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга, яңа алымнарга өйрәнергә һәм инклюзия өлкәсендә педагогларның зур бергәлегенә әверелергә ярдәм итәчәк.