Чик буе төбәкләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ уздыруның өстәмә даталары билгеләнәчәк

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзор Украина белән чиктәш төбәкләрдән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен БДИ уздыруның өстәмә даталарын билгеләү турында уртак боерык әзерләде. Мондый балалар дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) арадаш аттестация рәвешендә яисә БДИ формасында сайларга хокуклы.

«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законның 19 статьясына үзгәреш кертү хакында» 03.04.2023 чыгарылган 104-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең махсус хәрби операция үткәрү зонасы янында урнашкан чик буе территорияләренең аерым мәктәпләрендә белем алучылар өчен ГИА уздыру үзенчәлекләрен билгеләргә хокуклы, дип каралган. Күрсәтелгән мәктәпләр исемлеге Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланачак. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзор боерыгы проекты тарафыннан имтиханнар уздыруның төп чоры кысаларында рус теле һәм математика буенча имтиханнар уздыруның өстәмә даталарын билгеләү каралган. Мәсәлән, рус теле буенча БДИын  2023 елның 30 маеда (имтиханның төп көне - 2023 елның 29 мае), ә математика буенча БДИ (база һәм профиль дәрәҗәләре) 2023 елның 2 июнендә  (имтиханның төп көне - 2023 елның 1 июне) үткәрү карлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International