Башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсына теркәлү башланды

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Педагог һәм остаз елында Россиядә беренче тапкыр "Беренче укытучы" дип аталган  башлангыч сыйныф укытучылары өчен конкурс узачак.  Илнең  конкурста катнашырга теләгән башлангыч сыйныф укытучылары ы 10 апрельдән 10 майга кадәр гариза бирә һәм теркәлү уза алалар.

Конкурс педагог һөнәренең абруен күтәрүгә, башлангыч мәктәпнең талантлы укытучыларын ачыклауга, аларны хуплауга һәм бүләкләүгә, башлангыч сыйныф укытучыларының һөнәри осталыгының иң яхшы үрнәкләрен таратуга юнәлтелгән.

Конкурста катнашу өчен гаризаны ничек тутырырга икәнен , шулай ук конкурсның барлык этаплары турында җентекләбрәк  первыйучитель.рф. рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International