12 апрельдә драматургның тууына 200 ел тула.
Бөтенроссия сәнгать иҗаты һәм гуманитар технологияләр үсеше үзәге (ВЦХТ) Александр Николаевич Островскийның биографиясенә һәм иҗатына багышланган дәрес өчен материаллар әзерләгән. Островский, үз пьесаларында , хәзерге заман теленең бөтен байлыгына таяна. Ул танылган сөйләм теле һәм образлар остасы.
Дәрес балаларда тарихи истәлекләр, хакыйкать һәм игелек, халык һәм иҗат кебек мөһим кыйммәтләр формалаштыруга юнәлдерелгән.Дәрескә методик рекомендацияләрне, сценарийны һәм презентацияне ВЦХТ сайтындагы сылтама буенча табарга мөмкин. Дәрес озынлыгы 30 минут.