Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, яңа мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын файдалануга тапшыру сроклары өзелү куркынычы мөмкин булган очракларны ачыклауга кушты. Бу хакта ул Россия Мәгариф министрлыгы вәкилләренең һәм “Мәгариф” һәм “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү буенча “Бердәм Россия” партиясе әгъзаларының киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча белдерде.
Татьяна Голикова, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзү соркларын күчерү, субсидия акчаларын яңадан бүлүгә китерәчәк дип ассызыклады. Вице-премьер шулай ук яңа төзелгән объектларда белем бирү эшчәнлегенә лицензияләр алу эшен активлаштыру кирәклегенә игътибар итте.
Аның сүзләренә караганда, 2023 елда Россиядә 419 мәктәп һәм 67 балалар бакчасы төзү, 1530 мәктәп бинасына капиталь ремонт ясау каралган.