РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Татарстан Республикасына эш визиты вакытында Әлмәт һәм Казан университетларында фәнни-мәгариф үзәкләрендә һәм лабораторияләрдә булды, шулай ук Югары уку йортлары коллективлары һәм студентлары белән аралашты.
Валерий Фальков Әлмәт дәүләт нефть институты базасында Югары нефть мәктәбе кампусын карады. Кампус төзелеше уку, студентлар тормышы һәм эше өчен уңайлы мохит тудырырга, квалификацияле белгечләрне саклап калырга һәм төбәккә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында министр фәнни-мәгариф үзәкләре эше белән танышты. Ә А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында Валерий Фальков «Композитлар технологиясе» фәнни-укыту лабораториясе эше белән танышты. Проектның максаты - полимер композит материаллардан эшләнмәләр проектлау һәм әзерләү өлкәсендә эшләүче югары квалификацияле конструкторлар, технологлар һәм белгечләр әзерләү. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы шулай ук вуз коллективына яңа ректор Тимур Алибаевны тәкъдим итте, аңа коллектив, университет традицияләре һәм укучылар теләкләре арасында баланс саклавын теләде. Валерий Фальков университетны алга таба үстерү өчен башка югары уку йортлары, институтлар һәм икътисадның реаль секторы вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, дип өстәде.