Россия укучыларына бик яхшы укыганнары өчен акча түли башларга мөмкиннәр - шундый идея белән "Яңа кешеләр" партиясеннән депутат Анна Скрозникова чыгыш ясады. Ул укучыларга "Пушкин картасы"”на бишле” өчен акча күчерергә тәкъдим итә. Парламентарий мөрәҗәгатьне РФ премьер-министры Михуил Мишустинага юллады.
Экспериментны ул өлкән сыйныф укучылары арасында үткәрергә тәкъдим итте. Аның фикеренчә, "Электрон журнал"да предметтан алынган “ бишле” өчен "Пушкин картасы"на "автомат конвертация" ясалырга мөмкин. Аның уенча, билге чирек нәтиҗәләре буенча исәпкә алыначак.Депутат Мишустинны профильле федераль органнарга мондый эксперимент үткәрүнең максатчанлыгын карарга тәкъдим итәргә чакырды.