2023 елның 10 апрелендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында көллият һәм техникум студентлары арасында физик культура һәм спорт буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы узды. Олимпиадада җиде көллияттән килгән студентлар катнашты. Олимпиада иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, урта звено белгечләрен әзерләү сыйфатын күтәрү, аларның һөнәри осталыгын алга таба камилләштерү, укучыларның иҗади потенциалын гамәлгә ашыру, педагогик хезмәткәрләрнең мотивациясен һәм иҗади активлыгын арттыру максатында үткәрелде һәм үз эченә теоретик, гамәли һәм һөнәри конкурс биремнәрен үтәү, мастер-класслар үткәрүне алды.