Татарстанлылар “Тотальный диктант” акциясендә катнашты

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

10 апрель көнне барлык теләге булган татарстанлылар «Тотальный диктант на мокшанском и эрзянский языках» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Ул мордва телен популярлаштыру һәм грамоталылыкны арттыру максатыннан үткәрелде.

Диктант - Татарстан Республикасында Мордва теле көненә багышланган бушлай белем бирү акциясе.

Диктантта яше, социаль статусы һәм туган телләрен белү дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр катнашты. Акция Татарстан Республикасының Тәтеш, Чирмешән, Бөгелмә, Әлмәт муниципаль районнарының 183 кешене колачлап 11 мәйданчыкта оештырылды.

Диктант текстларын Мордовия Республикасының әйдәп баручы югары уку йортларының филологлары төзегән. Диктантның һәр катнашучысына сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International