Фәхретдинова Әлфия Шаһиәхмәт кызын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм бөтен педагогик җәмәгатьчелек исеменнән, 85 яшьлек юбилее белән , милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков котлады һәм аңа “Мактаулы остаз” билгесе тапшырды. Әлфия Шаһиәхмәт кызы, Казан дәүләт педагогика институтын 1960 елда тәмамлаганнан соң, үзенең хезмәт эшчәнлеген Свердловск өлкәсенең Сызгы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Татарстан АССР Мәгариф министрлыгында Әлфия Шаһиәхмәт кызы 1980 елдан укыту-методика эше буенча инспектор булып эшли башлый һәм 1983 елда урта һәм махсус уку йортлары бүлеге җитәкчесе вазыйфасына билгеләнә. 1988 елда хезмәт эшчәнлеген дәреслекләр бүлеге башлыгы сыйфатында дәвам итә. Аның гомуми хезмәт стажы 36 ел.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың барлык педагогик җәмәгатьчелеге исеменнән Әлфия Шаһиәхмәт кызын тууына 85 ел тулу белән котлый һәм нык сәламәтлек, оптимизм һәм озын гомер тели!