Бүген география, химия, тарих, информатика һәм чит тел буенча вакытыннан алда БДИ тапшыралар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

12 апрельдә, география, химия, тарих, информатика һәм ИКТ һәм чит тел буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла. Имтиханнарга 21 катнашучы кертелгән, алар арасында - агымдагы елның бер чыгарылыш сыйныф укучысы, узган еллардан  19 укучы, 1  көллият студенты. Химия буенча 7 кеше БДИ тапшыра, тарихтан - 4 кеше, географиядән - 1 кеше, информатика һәм ИКТ буенча - 4 кеше, чит тел буенча - 5 кеше.  БДИда “Интернет” челтәре буенча имтихан материалларын алу технологиясе, бастыру  һәм сканерлау технологиясе кулланыла.

Нәтиҗәләрне игълан итү вакыты 2023 елның 26 апреленнән дә соңга калмыйча,  үз мәктәпләрендә белә алачак, БДИ катнашучылары барысы да - Рособрнадзорның "ГИА" бүлегендәге рәсми сайтында  https://checkege.rustest.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International