Татарстан мәктәпләре укытучылары уку елы ахырына кадәр тагын 12 мең ноутбук алачак

2023 елның 14 апреле, җомга

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, әлеге уку елы ахырына кадәр мәктәп укытучыларына  12 мең ноутбук тапшырылачак.  Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте. «Узган ел мәктәпләр укытучылары өчен 12 мең ноутбук сатып алынган иде. Мартта тагын 12 мең ноутбук тапшырды. Яңа уку елы башына укытучылар компьютерларын 100 процент яңартылачак.» - диде мәгариф һәм фән министры.

И.Һадиуллин, мәктәпләрдә укытучылар җитмәү проблемасы кала, дип өстәде. Аерым алганда, хәзерге вакытта рус һәм чит телләр укытучылары, математика, физика һәм химия укытучылары җитми. Шуңа күрә, узган елның 1 сентябреннән республиканың 150 мәктәбендә 180 профильле сыйныф ачтык. Без бу сыйныфларның санын арттырып, әле мәктәптә үк укытучылар әзерләүне алып барырга тиеш», - дип ассызыклады спикер.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада, предприятиеләр белән берлектә, белгечләрне максатчан әзерләү өчен, югары уку йортлары базасында алдынгы инженерлык мәктәпләре ачыла. "2023-2024 уку елының 1 сентябреннән инженер сыйныфларын профилизацияләүне арттырырга планлаштырабыз. Бу физик-математик һәм химик-биологик сыйныфлар", - дип белдерде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International